«Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез» дигән танып-белү чарасы уздырылды. Чарада тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Дәрес урамда куркынычсыз тәртип нигезләрен формалаштыруга һәм балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән иде. Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, ата-аналарда үз балаларының иминлеген тәэмин итү өчен җаваплылык тәрбияли, шулай ук балаларга юл йөрү кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International