Инвалид балалар өчен Алабуганың тернәкләндерү үзәгендә турнир оештырылды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасына йомгак итеп, Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы инвалид балалар арасында джакколо буенча турнир үткәрелде. Спорт чарасының максаты физик культура һәм спортны пропагандалау иде.

Турнир башланыр алдыннан тәрбияче балаларга уенның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, соңыннан балалар кагыйдәләр белән таныштылар, жюри әгъзаларын сайладылар.

Турнир ике этапта узды. Чара нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары җиңүчеләрне котладылар һәм барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International