Тернәкләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту чарасы буларак скандинавия йөреше

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова кичә «Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы буларак скандинавия йөреше» дигән дәрес үткәрде. Чарада биш социаль хезмәт алучылар катнашты. Дәрес йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшен яхшыртуга, чыдамлыкны арттыруга, дөрес сын-гәүдә формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Инструктор тернәкләнүчеләргә скандинавия йөреше вакытында бөтен тән мускулларының 90 %ы җәлеп ителгәнлеге, мондый активлык формасы умыртка баганасына һәм буыннарга йөкләнешне киметү турында сөйләде.

Чара саф һавада узды. Башта Зөһрә Закирова разминка үткәрде һәм скандинавия йөрешенең файдасы турында сөйләде, ә аннан соң реабилитантлар бу техника белән таныштылар.

Таяклар белән үзәк тирәли йөргәннән соң, социаль хезмәт алучылар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар кәефнең һәм гомуми хәлнең яхшыруын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International