«Балкыш» социаль приютында патриотик юнәлештәге дәрес узды

2020 елның 11 декабре, җомга

Ватан Геройлары көне уңаеннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик сәгать узды. Чараның максаты – балаларның туган як тарихына, ватандашлары язмышларына һәм батырлыкларына карата кызыксынуларын арттыру.

Тәрбияче Ираида Мадиярова өлкән төркем малайларына әлеге истәлекле датаның тарихы һәм традицияләре турында сөйләде, герой-якташлары турында презентация күрсәтте. Дәрес ахырында яшүсмерләр тематик викторина сорауларына җавап бирделәр һәм дәрескә йомгак ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International