Эльмира Зарипова туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирде

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасының кунагы булды. Ведомство башлыгы онлайн режимда республика халкы сорауларына җавап бирде.

Эльмира Зарипова Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы вәзгыять, эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен «Россиядә эш» («Работа в России») порталы мөмкинлекләре турында сөйләде, ихтыяҗ иң зур булган вакансияләрне атады һәм бүгенге көндә иң күп буш эш урыннары теркәлгән тармакларны атады.

Сорауларның аерым блогы социаль ярдәм чараларына кагылышлы иде: социаль контракт төзү тәртибе һәм шартлары, балалы гаиләләр өчен каралган түләүләр һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International