Яңа ел бәйрәмнәре һәм мәктәп каникуллары алды уңаеннан «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә, шулай ук ведомство учетында торучы гаиләләргә ведомствоара чыгу оештыралар.
Гаиләләр белән Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрәләр, кышкы чорда балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында искә төшерәләр. Шулай ук күчмә чаралар кысаларында автоном янгын хәбәрчеләренең эшкә сәләтлелеген тикшерү үткәрелә.