14 нче декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина «Очкынны янгынга кадәр сүндерәбез» дип исемләнгән викторина үткәрде. Чара дистанцион форматта узды, анда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Онлайн-дәрес балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән иде. Катнашучылар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, тема буенча табышмаклар чиштеләр, ут турында мәкальләр һәм әйтемнәр белү конкурсында катнаштылар.