11 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Казанның «Бинк» социаль-эшлекле клубы белән берлектә эш бирүчеләр, зона эш төркемнәре, мәшгульлек үзәкләре белгечләре өчен «2020-2021 елларда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнардагы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе» дигән темага семинар-киңәшмә үткәрде.
Чарада республиканың 80 нән артык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре һәм эш бирүчеләр катнашты. Алар барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар, шулай ук хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында буклетлар алдылар.
Семинар-киңәшмә барышында яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы шартларында барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлде.