Тәтеш муниципаль районында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Чараны «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре оештырды. Covid-19 вәзгыятенә бәйле очрашу дистанцион форматта, ZOOM платформасында узды.
Ата-аналарның сорауларына социаль яклау бүлеге консультанты Лилия Анисимова һәм Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең 39 нчы бүлек мөдире Елена Кутяшова җавап бирделәр.
Чара ата-аналар тарафыннан уңай бәяләнде, шуңа күрә киләчәктә дә мондый аралашу форматын куллану турында карар кабул ителде.