Лениногорскның эшсез гражданнарына социаль контрактның өстенлекләре турында сөйләделәр

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре эшкә урнашмаган гражданнар белән очрашу оештырдылар. Чараның максаты – гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында мәгълүмат җиткерү.

Очрашуда катнашучыларның һәркайсы белән индивидуаль әңгәмә үткәрелде. Катнашучыларга социаль контрактның өстенлекләре, аны төзү кагыйдәләре, мондый ярдәм алганда гражданнарның җаваплылыгы турында сөйләделәр. Эшсез лениногорскилылар актив рәвештә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ә очрашу ахырында тематик мәгълүмати буклетлар алдылар.

Әлеге чара Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында, 10 кеше катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International