«Юлдаш» интернат-йорты карамагындагылар балалардан бүләкләр алдылар

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Тәрбияче Лариса Межарева белән бергә Чистай балалар йорты карамагындагылар үз куллары белән Раштуа фәрештәләрен ясадылар. Балалар аларны Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә тапшырдылар.

Кызганычка каршы, эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, балалар социаль хезмәтләр алучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән шәхсән котлый алмады, әмма өлкәннәр бүләкләргә бик шат иде. Интернат-йортта яшәүче Зинаида Исаева рәхмәт йөзеннән йон оекбашлар бәйләде һәм тәрбияләнүчеләргә тапшырды.

С. Гобәйдуллина ис. балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре әзерләгән видеоконцерт юлдашлылар өчен тагын бер бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International