14 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Максатлар картасы» дигән Яңа ел алды арт-терапия дәрес узды. Социаль хезмәт алучылар өчен чараны психолог Чулпан Галләмова үткәрде.
Тренингның максаты – реабилитантларга үз казанышларын, ресурсларын һәм перспективаларын читтән карарга ярдәм итү. Психолог белән дәрес барышында катнашучылар максатлар картасы төзеделәр, ул киләсе елга өстенлекле теләк һәм максатлар билгеләргә мөмкинлек бирә.
Дәресләрдән соң социаль хезмәт алучылар кәефнең һәм гомуми психоэмоциональ халәтнең яхшыруын билгеләп үттеләр. Алар карта яңа елда ниятләнгән проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәр, дип ышаналар.
Тренингта дүрт кеше катнашты.