Өлкән авыл кешеләре «Демография» илкүләм проекты кысаларында медицина тикшерүләре үтүне дәвам итә

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар үтү өчен медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.

Җыелу вакыты һәм урыны турында өлкәннәргә алдан хәбәр итәләр. Медицина оешмаларына китерү федераль проект акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автомобильдә гамәлгә ашырыла.

Өлкән яшьтәге кешеләрне медицина учреждениеләренә китерү буенча чаралар чирләрне алдан ачыклау һәм өлкән буын вәкилләрен үз вакытында дәвалау максатларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International