Россиядә уңайлы мохит һәм туризмны үстерү буенча масштаблы форум узачак

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

17 декабрьдә «Уңайлы мохит һәм туризм» бөтенроссия онлайн-форумы узачак. Форум дәүләт, иҗтимагый оешмалар, волонтерлык хәрәкәте һәм социаль эшмәкәрлек вәкилләре инклюзив өлкәнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыша ала торган уникаль дискуссия мәйданчыгына әвереләчәк. Моннан тыш, катнашучылар уңайлы туризмның иң кызыклы маршрутлары турында беләчәкләр, шулай ук интерактив проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән танышачаклар. Чараны Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) һәм «Синергия» корпорациясе оештыра.

«Заманча туристик инфраструктура теләсә кайсы кеше өчен бертөрле уңайлы булырга тиеш дип саныйбыз, шуңа күрә ил буйлап сәяхәтләр өчен киртәләрсез мохит булдыру туризм буенча эшләнә торган милли проект кысаларында төп бурычларның берсе булып тора. Быел без шулай ук эшкуарлык инициативаларының беренче грант конкурсын уздырдык һәм экспертлар тарафыннан хупланган гаризаларның өчтән бере инклюзив проектларга кагылганын күрдек. Без эшебездә практик нәтиҗәгә ирешергә ниятлибез һәм «Синергия» корпорациясе белән берлектә оештырыла торган форумның инклюзив сәяхәтләр өчен уңайлы маршрутлар һәм инфраструктура эзләү һәм сайлап алу өчен онлайн-мәйданчыкка әйләнүен телибез», – диде форум турында Ростуризм башлыгы Зарина Догузова.

Форумның төп вакыйгасы – «Синергия» корпорациясе җәмәгать эшлеклесе, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Бурлаков белән берлектә, Ростуризм ярдәмендә эшләнгән бөтенроссия интерактив туризм платформасын тәкъдир итү. Платформа туризм өлкәсендә дә, шәһәр мохитендә дә уңайлы инфраструктураның барлык объектларын туплаячак.

«Туристлык порталының үзенчәлеге – аның халыкчанлыгы, ягъни һәр төбәктә проектның ярдәмчеләре, волонтерлар һәм, әлбәттә инде, безнең амбассадорлар гомуми мәгълүмат җыячак. Шулай итеп, без мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне контент формалаштыруга җәлеп итәргә телибез, бу порталны киңрәк һәм җентекләп тутырырга мөмкинлек бирәчәк. Рестораннар, кунакханәләр, сәүдә үзәкләре һәм башка туристик инфраструктура эзләү буенча уңайлы навигациядән тыш, портал ярдәмендә социаль мөһим һәм мәдәни учреждениеләрне табарга, шулай ук Россия шәһәрләре афишаларын карарга мөмкин булачак. Тулаем алганда, бу безнең илнең җентекле интерактив картасы булачак, ул аерым ихтыяҗлары булган кешеләр өчен файдалы һәм уңайлы булачак», – дип хәбәр итте «Синергия» корпорациясе вице-президенты Ольга Грищенко.

Форумның трансляциясе Synergy.Online цифрлы платформасында булачак. Катнашу өчен алдагы сылтама буенча түләүсез алдан теркәлү узарга кирәк: https://dostupny-tourism.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International