Буа районында 38 кеше Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә белем алган

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясендә катнашучылар белән чираттагы гамәли дәрестә авыручыларга чисталыкта калырга һәм үзләрен уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә торган шәхси гигиена чаралары турында сөйләштеләр.

Белгечләр тыңлаучыларга кирәкле тәрбия чаралары турында сөйләделәр: подгузниклар, тастымаллар, салфеткалар, чистарту өчен препаратлар һәм антисептиклар – болар барысы да авыруны уңайсызлыктан һәм өзлегүләрдән саклый, шулай ук авыруны көнгә берничә тапкыр урын өстен алмаштырып борчудан саклый. Бу пациент өчен генә түгел, ә аны караучы туганнар һәм персонал өчен дә уңайлы.

2020 елда «Гармония» комплекслы үзәге каршындагы Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә 22 социаль хезмәткәр һәм урын өстендәге авыруларны караучы 16 туган белем алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International