Татарстанның барлык моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 5 233 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 687 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны кимеде, анда 2020 елның 16 декабренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 150, 1 080, 125, 3 378, 333 һәм 434 эшсез кеше исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International