15 нче декабрь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә РФ Президенты грантына тормышка ашырыла торган «Төрле балалар – тигез мөмкинлекләр» проектын гамәлгә кертү буенча йомгаклау чарасы булып узды. 2019 елда грантны «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» җирле иҗтимагый оешмасы отты. Проект күрү буенча инвалид балалар һәм аларның сәламәт яшьтәшләре өчен «Showdown» өстәл теннисы буенча инклюзив дәресләр үткәрү өчен шартлар булдыруны күздә тота.
«Веста» үзәге проектның партнеры буларак дәресләр үткәрү өчен мәйданчык бирде. Учреждение психологы тарафыннан хәйрия нигезендә 50 катнашучы белән тренинг дәресләре үткәрелде. Шулай ук кирәк булган саен белгечләр консультация һәм методик ярдәм күрсәттеләр.
Өстәл теннисы буенча укытучы, Түбән Камада Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзасы Владимир Ангариков укыту дәресләре курсын, шулай ук «Showdown» турнирын үткәрде.
Проектны чара-турнир япты. Анда балалар инклюзив дәресләр вакытында алган белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Призлы урыннар алган балаларга истәлекле кубоклар һәм дипломнар, шулай ук «Лента» кибетенә бүләк сертификатлары тапшырылды. Калган балалар шулай ук сертификатлар алдылар, әмма инде азрак суммада. Тренер Владимир Ангариковның проектны тормышка ашыруга керткән өлеше рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
«Төрле балалар – тигез мөмкинлекләр» проектын тормышка ашыру күрү буенча инвалид балаларны социомәдәни эшчәнлеккә җәлеп итәргә ярдәм итте, алар җәмгыять тормышында барысы белән беррәттән катнашуларын сизде. Бу аларның мөстәкыйльлек дәрәҗәсен, психик тотрыклылыгын, үз-үзләренә ышаныч һәм социаль ихтыяҗны арттырды. «Веста» үзәге базасында уртак психологик дәресләр сәламәт балаларны күрү белән проблемалары булган яшьтәшләрен аңларга һәм кабул итәргә, алар белән дөрес аралашырга өйрәтте.
Проектны тормышка ашыру тәмамлануга карамастан, «Веста» социаль ярдәм үзәге базасында «Showdown» өстәл теннисы уены буенча спорт түгәрәге эшләячәк. Анда олылар, инвалид һәм сәламәт балалар йөри ала.