15 декабрьдә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Ул учреждениенең бүлмәләрен карап чыкты һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләүнең заманча алымнары белән танышты. Шулай ук Наил Мәһдиев үзәк коллективы белән аралашты һәм белгечләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Тернәкләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар шигырьләр укыдылар, һәркайсы хөрмәтле кунак кулыннан татлы бүләк алды.
