«Шәфкать» үзәге психологы социаль хезмәт алучылар белән арт-терапия үткәрде

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Суицидаль тотышны профилактикалау буенча «Тормыш матур!» программасы кысаларында шушы көннәрдә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Минем хыялым, теләкләрем» дигән арт-терапия дәресе үткәрде.

Чараның максаты – балаларда иҗади сәләт һәм караш тәрбияләү. Психологның бурычына арт-терапия ярдәмендә балаларның үз-үзләренә һәм үз көчләренә ышанычын арттыру керде.

Дәрестә балалар үз хыялларын һәм теләкләрен ясадылар, Кыш Бабайга хат яздылар. Чарада социаль хезмәт алучы өч балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International