Казанның Авиатөзелеш районында чыршы уенчыклары конкурсы игълан ителде

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә иң яхшы Яңа ел уенчыгы бәйгесе игълан ителде. Анда социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнаша ала.

Бәйгенең максатлары: сәләтле һәм иҗади балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен иҗади эшчәнлеккә тарту, бәйрәм мохите тудыру.

Балалар һәм аларның гаиләләре Яңа ел уенчыклары ясау процессына актив кушылдылар. Бәйге эшләрен кабул итү 25 нче декабрьгә кадәр барса да, бүлектәге бәйрәм чыршысы инде бүген үк балаларның эшләре белән бизәлгән.

Иң яхшы чыршы уенчыкларының авторлары I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International