2020 елның 16 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 45 357 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 003 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,23 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 960 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 400 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,95 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 792 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 31 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.