Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа эш методикаларын һәм технологияләрен кертү дәвам итә.
Күптән түгел генә учреждение урын өстендәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән дәресләр үткәрү өчен махсус өстәлләр сатып алган иде. Мондый өстәлдә рәсем ясарга, язарга, пластилин әвәләргә була, шулай ук анда каләм, буяулар, кайчы, су өчен стаканнар һәм башка инвентарь кую өчен махсус урыннар бар.
Мондый җиһазның уңайлылыгын хезмәткәрләр дә, яшәүчеләр дә бәяләргә өлгерделәр инде. Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, хәзер социаль хезмәтләр алучылар белән күбрәк дәресләр үткәрергә мөмкин, эш рәвешләрен һәм ысулларын киңәйтергә һәм төрлеләндерергә мөмкинлек бар.