«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Гаилә хокуклары һәм бурычлары» дигән түгәрәк өстәл узды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

16 декабрьдә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Зилә Садыйкова «Гаилә хокуклары һәм бурычлары» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чара ата-аналарда үз балаларын тәрбияләүгә җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Түгәрәк өстәлдә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр катнашты. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече аларга өйдә баланың тормышы, үсеше, укуы һәм ялы өчен кирәкле шартлар тудыру, аның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен ничек якларга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук ата-аналарны балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәлә өчен, яшүсмерләр тарафыннан хокукка каршы гамәлләр кылган өчен җаваплылык турында кисәттеләр.

Дәрестә катнашучылар балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә торган гаилә мөнәсәбәтләренең әхлакый-хокукый нормалары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International