Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 18 декабрьдә Биектау районының Усад амбулаториясе базасында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән тренинг дәресе үткәрде. «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: аналыктан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча үткәрелгән чарада районның йөкле хатын-кызлары катнашты.
Дәрестә булачак әниләр эмоциональ киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән Джекобсон буенча прогрессив релаксацияләү методы белән таныштылар һәм аның алымнарын үзләштерделәр.
Йөкле хатын-кызның психогигиенасына багышланган әңгәмә барышында катнашучылар үз-үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеген белделәр: көн режимын үтәргә, саф һавада йөрергә, үз сәламәтлегеңне сакларга, позитив фикер йөртергә, бәхет, булачак балага карата мәхәббәт хисе кичерергә. Очрашуның практик өлешендә булачак әниләр булачак балага уңай кичерешләрен трансляцияләделәр, әкият сюжетларын тыңладылар һәм күзалладылар. Дәрес булачак әниләрдә стрессларга каршы торучанлыкны һәм стресска толерантлыкны арттыруга ярдәм итте.