Билгеле булганча, картлыкта ризыклардагы файдалы матдәләр организм тарафыннан начаррак үзләштерелә, шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләргә витаминнар һәм минераллар җитми. Моны истә тотып, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында меню төзүгә аерым игътибар бирелә. Учреждениенең медицина хезмәткәрләре ризыкларны витаминлаштыруны җентекләп үткәрергә тырышалар.
Ашамлыкларның витаминлы статусын яхшырту, матдәләр алмашуны нормальләштерү, социаль хезмәт алучылар арасында авыруларны киметү максатыннан, шәфкать туташы Венера Сәлманова көн саен өченче ашларны витаминлаштыра. Витаминнар җитәрлек дәрәҗәдә булу организмның инфекцияләргә бирешүчәнлеге арттыра. Шулай итеп, сәламәтлекләрен ныгытып, интернат-йорт карамагындагылар күтәренке кәеф тә саклыйлар.