2020 елда озак вакыт карау системасы белән 3 405 татарстанлы колачланган

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

«Демография» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруда катнаша. Проект белән, шул исәптән, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру каралган.

Пилот проектында катнашу кысаларында Министрлык читләр каравына мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтүне оештыруга яңа системалы алымнар эшли.

2020 елда Татарстанда 3 405 кеше, ягъни социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкәннәр санының 14,9 % ы озак вакыт карау системасы белән колачланган.

Түбәндәге чаралар тормышка ашырылды:

- «Караучы» («Сиделка») хезмәте даими чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган 770 гражданга күрсәтелде;

- халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә 52 Карау мәктәпләре булдырылган. 2020 ел башыннан «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында барлыгы 791 өлкән яшьтәге гражданнарның (инвалидларның) туганы һәм 1 604 белгеч белем алган;

- Арча, Түбән Кама, Әлмәт муниципаль районнарында, Казанда һәм Яр Чаллыда 5 көндезге бүлек ачылды. Хәзерге вакытта анда көн саен өлкәннәр һәм менталь тайпылышлары булган инвалидлар арасыннан 89 кеше йөри;

- Татарстан Республикасының 33 муниципаль районында өлкән кешене тәрбиягә алган 34 гаилә бар;

- социаль хезмәт күрсәтүнең пилотлы 6 стационар учреждениесендә урын өстендәге социаль хезмәт алучыларны карау өчен җиһазлар һәм кече тернәкләндерү чаралары сатып алынды: күп функцияле карават, карават өстәлләре, шуып йөртә торган җәймәләр, авыруны күчереп йөртү өчен такталар һәм пояслар, гигиена процедураларын үткәрүне уңайлырак итү өчен пәрдәләр, кием маркировкалау өчен принтерлар һ. б.;

- картлар һәм инвалидлар өчен 8 пилотлы интернат-йортта, 5 психоневрологик интернатта гомуми зоналар оештырылды, анда элек урын өстендә булган өлкәннәр чыгарыла. Нәтиҗәдә, күрсәтелгән категориядәге 178 хезмәт алучының 129ы үз палаталарыннан аш-су кабул итү өчен ашханәләргә яки буфет бүлмәләренә, ял итү өчен булдырылган гомуми зоналарга чыга башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International