ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр кәгазь пластикасы буенча мастер-класста катнаштылар. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар кәгазь чәчәкләр ясау буенча яңа, гадәти булмаган техника белән таныштылар.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләр даими рәвештә шәхси һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән дәресләргә йөриләр. Балалар иң кызыклы юнәлешләрнең берсе дип дөнья картинасын формалаштыру буенча дәресләрне саныйлар.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшли. Программа өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны өйдә тәрбияләүче туганнарын һәм башка затларны укытуны күздә тота.

2021 елның гыйнварыннан Зәй муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башлана. Бу социаль хезмәткәрләрдән яңа белемнәр һәм күнекмәләр таләп итә.

Агымдагы елның октябрь аенда «Эттон груп» ҖЧҖ Югары Ослан районы мәшгульлек үзәгенә кирәкле мәгълүматны тапшырмаган. Буш урыннар һәм вакантлы вазыйфалар булу турында мәгълүмат шулай ук «Россиядә эш» порталында да урнаштырылмаган.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хокук өлкәсендә балигъ булмаганнарның белемнәрен киңәйтү, аларны законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре белән таныштыру максатыннан хокукый белем сәгате уздырдылар. 

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Вадим Япаев «Яшүсмерләр арасында буллинг» дигән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде. Чара 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

17 декабрь көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Василова «Ярсу, явызлык, шатлык» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәт алучылары булган балалар катнашты.

18 декабрь көнне «Көчләүсез балачак» программасы кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Конфликтларны йомшарту» дип исемләнгән рольле уен үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International