Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре «Гаилә конференциясе» дип аталган торгызу медиациясе технологиясен гамәлгә кертәләр.
Шушы көннәрдә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә приютта тәрбияләнүче баланың әнисе белән онлайн-дәрес оештырылды. Тәрбияче Гөлнара Кәримова «Гаилә традицияләре. Үз кулларың белән Яңа ел» темасына иҗат остаханәсе оештырды: бала белән әни үз йортын төзеделәр, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, чыршы аппликациясен ясадылар. Дәрес ахырында катнашучылар гаилә бәхетенең үз рецептын билгеләделәр, ул балага әти-әнисенең мәхәббәтен, кайгыртуын һәм ярдәмен тоярга мөмкинлек бирәчәк.