«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләргә теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Терроризм – ул кешелеккә һәм аерым һәр кешегә каршы җинаять. Террордан куркырга ярамый, чөнки курку астында яшәү бик авыр, әмма теләсә кайсы очракта уяу һәм сак булырга кирәк. Бу хакта Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә сөйләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый төрдәге профилактик дәресләр учреждениедә даими үткәрелә. Балаларга терроризмның нәрсә икәнлеген аңлаталар, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр.

«Җирдә тынычлык! Без терроризмга каршы!» дигән чараны социаль педагог Оксана Закалова үткәрде. Дәреснең теоретик өлешеннән һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлаганнан соң, мәктәп яшендәге балалар стенгазета әзерләделәр һәм «Терроризмга юк!» күргәзмәсе өчен рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International