«Өлкән буын» проекты кысаларында уку пенсия алды яшендәгеләргә мәшгульлекне сакларга ярдәм итә

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Узган елдан башлап Татарстанда пенсия алды яшендәге кешеләрне һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырыла. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы уку узган пенсия алды яшендәге гражданнар саны буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урынны алды. Планлы күрсәткеч 1 351 кеше булса, узган ел уку узу хокукыннан 4 747 татарстанлы файдаланган.

2020 елда бу проектта катнашу мөмкинлеген шулай ук 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк гражданнар алды. Әлеге яшьтәге эшләүчеләр дә, эш эзләүче гражданнар да (эш белән тәэмин ителгәннәр һәм мәшгуль булмаганнар) укый ала.

2020 елның 11 декабренә 3 444 кеше (планлы санның 251 %) укуга кереште, 3 257 кеше 217 программа буенча укуларын тәмамлады. Уку узган гражданнарның 99,8 % ы үз эшләрен саклап калган яки башка эш урынына эшкә урнашкан.

Мәгълүмати технологияләр, бухгалтерлык эшчәнлеге, финанслар һәм аудит, педагогик эшчәнлек, персонал белән идарә итү һәм кадрлар стратегияләренә бәйле программаларга ихтыяҗ зур. Эшче һөнәрләр арасында каравылчы, пешекче, кондитер, котельный операторы, ЭВМ операторы, сатучы, контролер-кассир, электр-газ белән эретеп ябыштыручы кебек белгечлекләргә ихтыяҗ аеруча зур.

Гражданнарны башка җирлектә укытканда, «Демография» милли проектын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчалары хисабына уку вакытында уку урынына бару һәм торак урыны өчен чыгымнар түләнә.

Дәүләт пенсиясе алмаучы эшсез гражданнар уку чорында аена 12 130 сум күләмендә стипендия белән тәэмин ителәләр, ул укыган көннәр саныннан чыгып исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International