2021 нче елда 1-10 нчы гыйнвар ял көннәре булачак

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

«2020 елның декабрендә Татарстан Республикасында эш (хезмәт) вакытын оештыру турында» Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 4 декабрендәге 356 нчы номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмалар җитәкчеләренә, Россия Федерациясе Хезмәт кодексы белән билгеләнгән таләпләрне үтәп, хезмәткәрләрне 2020 елның 31 декабре өчен 2020 елның 26 декабрендә эшкә җәлеп итү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде.

РФ Хезмәт Кодексының 113 маддәсе нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү хезмәткәрнең язма ризалыгы белән һәм беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы фикерен исәпкә алып рөхсәт ителә.

Ял яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләгән хезмәткәрнең теләге буенча аңа башка ял көне бирелергә мөмкин. Бу очракта ял яки эшләми торган бәйрәм көнендә эш бер күләмдә түләнелә, ә ял көне түләнергә тиеш түгел (РФ ХК 153 маддәсе).

Аерым категория хезмәткәрләр өчен закон тарафыннан билгеләнгән өстәмә гарантияләрне үтәү зарурлыгына игътибар итәбез.

Әйтик, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә йөкле хатын-кызларны (РФ ХК 259 маддәсе), 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләрне, Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган эшләр исемлекләре буенча хезмәткәрләрдән тыш (РФ ХК 268 маддәсе), эшкә җәлеп итү тыела.

Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә инвалидларны, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә җәлеп итү федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә бирелгән медицина бәяләмәсе нигезендә бу аларга сәламәтлек торышы буенча тыелмаган очракта гына рөхсәт ителә. Шул ук вакытта инвалидлар, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар имза астында ял яки эшләми торган бәйрәм көнендә үзләренең эштән баш тарту хокукы белән танышырга тиеш (РФ ХК 113 маддәсе).

РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.

2020 елның 31 декабре РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә бәйрәм алды көне булып санала, һәм бу көнне эш дәвамлылыгы бер сәгатькә кыскара.

Эшчеләрне 31 декабрь көнне ял биреп, 26 декабрьдә эшкә җәлеп иткән очракта, шуны истә тотарга кирәк: 2020 елның 26 декабрендә эш көне озынлыгы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 13 августындагы 588н боерыгы белән расланган Атнага эш вакытының билгеләнгән озынлыгына карап, билгеле календарь чорларына (ай, квартал, ел) эш вакыты нормасын исәпләү тәртибе нигезендә, бер сәгатькә кыскара.

2021 нче елда эшләми торган бәйрәм көннәре 2 һәм 3 нче гыйнвар шимбә һәм якшәмбе ял көннәре белән туры килә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә, 2021 нче елда хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, РФ Хөкүмәтенең «2021 нче елда ял көннәрен күчерү турында» 2020 елның 10 декабрендәге 1648 нче карары нигезендә, ял көннәре күчерелә:

- 2 нче гыйнвар шимбәдән 5 нче ноябрь җомгага;

- 3 нче гыйнвар якшәмбедән 31 нче декабрь җомгага.

Шулай итеп, 2021 нче елның гыйнварында биш көнлек эш атнасында 1-10 нчы гыйнвар көннәре ял көннәре булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International