«Шатлык» үзәгендә хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча өйрәнү тренировкасы үткәрделәр

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

18 декабрь көнне Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә янгын чыкканда социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча укулар узды.

Гамәли күнегүләргә кадәр берничә көн кала янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр Светлана Сало янгын вакытында хезмәткәрләрнең эш-гамәлләре буенча инструктаж үткәрде. Чара көнендә комплекслы үзәкнең беренче катында шартлы янгын чыкты, бинадан 31 хезмәткәр эвакуацияләнде.

Гамәли өлештә хезмәткәрләргә янгын турында хәбәр итү һәм аларны куркынычсыз урынга эвакуацияләү, янгын сүндерү тәртибе өйрәнелде, эвакуацияләнгән хезмәткәрләрнең саны турында бүлек мөдирләренең докладлары тыңланды.

Чара нәтиҗәләре буенча өйрәнү тренировкасына уңай бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International