Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашуын билгеләп үтте.
Узган ел эшсез гражданнар саны кимүгә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарының эшкә урнаштыру буенча максатчан эше ярдәм итте. 2019 елда республиканың мәшгульлек үзәкләренә 63,2 мең кеше мөрәҗәгать итсә, 2020 елда бу сан 159,9 мең тәшкил итте. Барлыгы 61,1 мең кеше эшкә урнаштырылган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк.
Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
15 гыйнвар көнне Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында «Кышкы буяулар» дигән мастер-класс узды. Чараны социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова үткәрде.
13-14 гыйнвар төнендә Россиядә Иске Яңа ел билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырылды.
Бүген, 14 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Яшел Үзән шәһәре «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгендә һәм Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә уку (тренировка) озата барып яшәү курсы мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чара Zoom-конференция форматында узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Начар гадәтләрне җиңү юллары» дигән темага профилактик сәгать үткәрде. Zoom-конференция форматында узган чарада Лениногорск районының социаль хезмәт алучы 10 өлкән кешесе катнашты.
14 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Ләйсән Җиһангирова «Кышкы марафон» спорт чарасы үткәрде. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, көндезге бүлектә социаль хезмәт алучыларда уңай эмоциональ кәеф булдыруга юнәлдерелгән иде.