Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
2020 елның 9 апреленнән эшсезләр сыйфатында исәпкә кую турындагы гаризалар «Россиядә эш» порталы аша – кәгазь документларсыз һәм гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка бирелә. Узган ел эчендә барлыгы 144,1 мең гариза кергән, порталда республика гражданнарының 102,0 мең резюмесы урнаштырылган (2019 елда – 18,1 мең).
15 406 предприятие электрон мәйданчыкта 46,8 мең вакансия урнаштырган, 2019 елда порталда 1 897 предприятие вакансияләр тәкъдим иткән иде. Иң күп вакансияләр җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, күчемсез милек белән операцияләр белән бәйле тармакларда теркәлгән.
Министр Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, теркәлгән эшсезләр саны 2020 ел дәвамында 8 тапкыр диярлек артты: 2020 елның гыйнварында 10 меңнән сентябрь башына 79,1 мең кешегә кадәр.
2021 елның 13 гыйнварына Татарстанда 37,9 мең эшсез граждан теркәлгән, ягъни 1,87 %.
Covid-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә, 2020 елда эшсез калган гражданнарга ярдәм итү буенча күп кенә чаралар кабул ителде. Әйтик, эшсезлек буенча максималь пособие күләме 8 000 сумнан 12 130 сумга кадәр, ә пособиенең минималь күләме 4 500 сумга кадәр арттырылды.
Эшсезлек буенча 12 130 сум күләмендә пособиене 1 марттан соң үз эшчәнлеген туктаткан шәхси эшмәкәрләр дә ала алды. Бу чара 808 кешегә кагылды.
Эшсезлек буенча пособиене түләү 1 марттан соң эшсез дип танылган һәм пособиегә хокукларын югалткан гражданнарга озайтылды.
Моннан тыш, балигъ булмаган балалары булган барлык эшсезләргә, һәр бала өчен 3 000 сум исәбеннән, түләүләр билгеләнде. Татарстанда мондый ярдәмне 80,4 мең бала алган, моның өчен 732,4 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Эшсез гражданнарга ярдәм итү чараларын түләү өчен Министрлык лимитлары 5 тапкыр, ягъни 3 624,2 млн сумга арттырылды һәм 4 453,1 млн сум тәшкил итте.
Үз чыгышында ведомство башлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Олегович Котяковка, статс-секретарь – РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Николаевич Пудовка, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошинга пандемия вакытында республика халкына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.