Министрлык 2020 елга йомгак ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

«2020 ел бөтен дөнья өчен җиңел булмады. Яңа коронавирус йогышы пандемиясе ил икътисадында, халыкның тормыш дәрәҗәсендә чагылыш тапты», – дип билгеләп үтте министр Эльмира Зарипова. Спикер үз чыгышында 2020 елда ведомство эше нәтиҗәләре, гражданнарга, шул исәптән пандемия чорында социаль ярдәм чаралары, республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять, катлаулы эпидемиология чорында социаль хезмәткәрләр эшчәнлеге, шулай ук милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясадылар.

Арча муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруга район башлыгы Илшат Нуриевның доклады багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International