Лениногорск районының өлкәннәре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Начар гадәтләрне җиңү юллары» дигән темага профилактик сәгать үткәрде. Zoom-конференция форматында узган чарада Лениногорск районының социаль хезмәт алучы 10 өлкән кешесе катнашты.

«Нинди зарарлы гадәттән арынырга кирәк булуга, шулай ук кешенең физик һәм психологик яктан ни дәрәҗәдә бәйле булуына карап, көрәш алымнары да аерыла», – дип сөйләде социаль педагог. Әйтик, башлангыч стадияләрдә тәмәке тартуга, эчкечелеккә каршы көрәшү өчен белгечләр дәваланырга һәм ял итәргә ярдәм итәчәк шөгыль табарга киңәш итә.

Үткәрелгән чараның максаты – позитив социаль һәм шәхси кыйммәтләргә юнәлеш бирү,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International