15 гыйнвар көнне Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында «Кышкы буяулар» дигән мастер-класс узды. Чараны социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова үткәрде.
Белгеч катнашучыларга буяулар һәм төсле кәгазь ярдәмендә кышкы тематикага композицияләр ясарга тәкъдим итте. Тернәкләнүчеләр кәгазьдән төрле эшләнмәләр башкаруның төрле техникалары белән таныштылар. Эш барышында катнашучылар бер-берсенә очлы һәм кисүче предметлар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы турында искә төшерделәр.
Мастер-класста дүрт кеше катнашты. Алар үзләренең хис-тойгылары һәм борчулары белән уртаклаштылар, шулай ук кышка карата үз карашлары турында сөйләделәр.