ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Раушания Гәрәева «Старость в радость» Хәйрия фонды үткәргән «Дегидратацияне профилактикалау» конкурсында катнашты. 

18 гыйнвар көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау органнары белән берлектә имин булмаган гаиләләр һәм социаль хезмәт алучы гаиләләр патронажы уздырдылар.

Балаларның уйлап табулары көне кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь фантазерлар» дип исемләнгән калейдоскоп ясау буенча гамәли танып-белү дәресе узды.


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Һөнәр берлекләре федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде.

14 нче гыйнвар көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота, инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары саны мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

2020 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча иң яхшы эшне оештыруга республика конкурсы үткәрелгән иде. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Озак вакыт карау системасын кертү буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең иң яхшы стационар учреждениесе» номинациясендә мактаулы икенче урынны яулады.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында озак вакыт карау системасын кертү буенча эш учреждениедә 2020 елдан бирле алып барыла. Интернат-йортта тиешле документлар әзерләнде, хезмәткәрләрне укыту оештырылды, яшәүчеләрнең яше һәм сәламәтлеге торышын исәпкә алып, индивидуаль дәресләр үткәрелде. Шулай ук узган ел дәвамында учреждениедә саф һавага чыгып йөрүләр оештырылды, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен дә. Көн саен белгечләр үз карамагындагыларга медицина, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка хезмәтләр күрсәтәләр.

Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә интернат-йортта социаль хезмәт алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты артты, яшәүчеләрне тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү яхшырды, персоналны укытуның өзлексез системасы оештырылды.

2021 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Муса Җәлилнең шигырьләрен рус һәм татар телләрендә уку оештырылды. Әдәби чарада барлык теләүчеләр катнашты.

Елның беренче ае Татарстанга инде берничә көчле буран алып килде. Шуңа күрә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Кар десанты» дигән акция оештырдылар.

Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә торучы 10 балигъ булмаган бала «Интернеттан тыш тормыш» дигән темага мәгълүмати сәгатьтә катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International