«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә кышкы марафон узды

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

14 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Ләйсән Җиһангирова «Кышкы марафон» спорт чарасы үткәрде. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, көндезге бүлектә социаль хезмәт алучыларда уңай эмоциональ кәеф булдыруга юнәлдерелгән иде.

Кыш буш вакытны саф һавада, күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Үзе белән туплар, кәрҗиннәр, кәшәкәләр алып, бүлек тернәкләнүчеләре үзәкнең спорт мәйданчыгына җыелды. Алар мавыктыргыч эстафеталарда бик теләп катнаштылар: тупларны күчерү тизлегендә ярыштылар, каршылыклар аша уздылар, биремнәрне үтәделәр, геометрик фигуралар ясадылар. Чара хәрәкәтчән уеннар белән тәмамланды.

Кышкы марафонда биш кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International