Бүген, 14 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Яшел Үзән шәһәре «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгендә һәм Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә уку (тренировка) озата барып яшәү курсы мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чара Zoom-конференция форматында узды.
Киңәшмәдә министр урынбасары Юлия Абдреева, «Идел» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Александр Камаев, Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Надежда Ибраһимова, инвалидларның иҗтимагый оешмалары, тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә торган коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, шулай ук кызыксынган 34 инвалидларның ата-анасы (законлы вәкиле) катнашты.
Катнашучылар киңәшмә темасының актуальлеген һәм инвалидларны озата барып яшәү уку (тренировка) курсы кысаларында мөстәкыйль тормыш күнекмәләренә өйрәтү кирәклеген билгеләп үттеләр.
.jpg)