Узган ел эшсез гражданнар саны кимүгә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарының эшкә урнаштыру буенча максатчан эше ярдәм итте. 2019 елда республиканың мәшгульлек үзәкләренә 63,2 мең кеше мөрәҗәгать итсә, 2020 елда бу сан 159,9 мең тәшкил итте. Барлыгы 61,1 мең кеше эшкә урнаштырылган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк.
Дәүләтнеке булмаган кадрлар агентлыклары 2020 елда рекрутинглау компанияләренә интернет-чыганаклар аша мөрәҗәгать иткән 23 мең кешенең 500 эшкә урнаштырган, ягъни 2 %.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, хезмәт базарында авыр хәлдә булган халыкны эш белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Әйтик, инвалидларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсе 46,5 % тәшкил итте, бу республикада эшкә урнашуның гомуми дәрәҗәсеннән югарырак (38,2 %).
2020 елның 1 декабренә Татарстан Республикасы эшкә яраклы яшьтәге мәшгуль инвалидлар өлеше буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 урында, Россия буенча 15 урында тора. Татарстан Республикасында бу күрсәткеч 30,3 % тәшкил итте.
Республикада инвалидларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча эш Россия Федерациясе дәрәҗәсендә куелган бурычны – 2021 ел ахырына эш белән тәэмин ителгән инвалидлар өлешен 42,3 % җиткерү – исәпкә алып актив дәвам итә. Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Э. Ә. Зарипова муниципаль берәмлекләр башлыкларына инвалидларны эшкә урнаштыру буенча «юл карталары» үтәлешен контрольдә тоту үтенече белән мөрәҗәгать итте.