13-14 гыйнвар төнендә Россиядә Иске Яңа ел билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырылды.
Учреждение хезмәткәрләре үз көчләре белән өлкәннәр өчен чын бәйрәм оештырдылар. Интернат-йортта яшәүчеләр рәхәтләнеп җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, конкурсларда катнаштылар – тылсым һәм балачак атмосферасына чумдылар. Барлык теләүчеләр Кыш Бабай каршында иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар.
