Балаларның социаль яктан әһәмиятле ялын оештыруда гаилә ролен арттыру, Яңа ел каникуллары вакытында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, Татарстанда «Күңелле кар бабайлар» республика акциясе старт алган иде.
Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр янына кунакка Изге Авраамий храмыннан Александр атакай һәм Ольга Козлова килеп киттеләр. Кунаклар социаль хезмәт алучыларны Раштуа бәйрәме белән котладылар.
12 гыйнварда Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
2021 елның 13 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 37 918 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 547 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,87 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 4 287 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 230 кешегә кимрәк.
Россиядә Балачак унъеллыгы кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районы буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен Казан зооботаника бакчасына бару оештырдылар. Чара «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәме белән үткәрелде.
Яңа ел Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яңа ел маҗаралары» дигән гаилә квесты белән башланып китте. Уен дистанцион форматта узды.
Яңа ел бәйрәмнәре үтүгә карамастан, Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм тамашалары дәвам итә. Бүген учреждениедә Раштуа утырышлары узды.
Россия Хөкүмәте сайтында Россия Федерациясе гражданнарына бирелә торган социаль ярдәм чаралары, шул исәптән, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чаралары гамәлдә булган чорда бер тапкыр бирелә торган һәм айлык акчалата түләүләр турында мәгълүмат урнаштырылган.
Социаль хезмәт алучы гаиләләрнең имин яшәү шартларын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү максатларында, Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яңа ел каникуллары вакытында да янгынга каршы рейдлар үткәрделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә профилактик чаралар социаль хезмәт алучыларның яшәү урыннары буенча үткәрелде.