Өлкәннәр өчен файдалы ял төре буларак өстәл уеннары

2021 елның 12 феврале, җомга

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү юнәлешләренең берсе – уен терапиясе. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече И. Р. Шәрипова аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның иҗади потенциалын тормышка ашыру һәм ялларын оештыру буенча хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан, хезмәт алучылар белән өстәл уеннары үткәрә.

Чараларны оештыручы фикеренчә, мондый уеннар өлкән кешеләрнең кәефен яхшырта, баш мие эшен активлаштыруга ярдәм итә һәм аларның психологик халәтенә уңай йогынты ясый. Моннан тыш, уңай эмоцияләр алганнан соң, өлкән яшьтәге гражданнар мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International