Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова мастер-класс үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәт алучыларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.
Гамәли иҗат бик күп юнәлешләрдән тора, ә иҗат өчен иң киң таралган материалларның берсе – катырка. Аны эшләнмәләрнең нигезе өчен генә түгел, декор ясау өчен дә кулланалар. Бөгү, кисү һәм ябыштыру юлы белән күләмле эшләнмәләр, картиналар, бизәкләр һәм фигуралар ясарга мөмкин. Бу хакта Галия Петрова бүген тернәкләнүчеләргә сөйләде.
Дәрестә катнашучылар катыркадан оригиналь ачкыч савыты ясау ысулы белән таныштылар. Белгеч эш тәртибен аңлатты, әзер эшләнмәләрне күрсәтте.
Мастер-класста биш кеше катнашты. Алар барысы да иҗади эшчәнлек нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.