«Ышаныч» белгечләре мәгълүмати чарада чыгыш ясадылар

2021 елның 12 феврале, җомга

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Социаль куркыныч хәлдә булган яшүсмерләр белән эшләү үзенчәлекләре» дигән темага яшьләр яшүсмерләр клублары җитәкчеләре белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар. Докладлар белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Иван Калинин һәм психолог Наталья Косарева чыгыш ясадылар.

Очрашуда социаль дезадаптацияләнгән гаиләләр белән эшләү алгоритмнары, яшүсмерләр һәм яшьләрнең асоциаль һәм деструктив үз-үзләрен тотышын профилактикалау мәсьәләләре, шулай ук мондый гаиләләрдә балаларның өлкәнәюе процессының төп психологик проблемалары һәм үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International