Зәй муниципаль районында диспансерлаштыру үткәрү өчен медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын китерү дәвам итә. Чаралар «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсуслаштырылган автомобилен кулланып оештырыла.
2020 елда медицина оешмаларына 985 кеше китерелгән. 2021 ел башыннан алып әлеге эш дәвам итә. Агымдагы елның I кварталында Зәй үзәк район хастаханәсенә 298 авыл кешесен китерү планлаштырыла.
