Менталь үсеш үзенчәлекләре булган бала тәрбияләнгән гаиләнең үз мәшәкатьләре. Балалар үсә, аларның киләчәге турында борчулар әти-әниләренең барлык уй-фикерләрен ала.
Шушы көннәрдә Лениногорск муниципаль районында әлеге категория ата-аналар белән очрашу оештырылды. Опека һәм попечительлек секторы мөдире гражданнарны эшкә сәләтсез дип тану һәм опека билгеләү тәртибен аңлатты.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры ата-аналарга учреждениенең 18 яшьтән өлкәнрәк һәм менталь инвалидлыгы булган затларга да хезмәт күрсәтүе турында хәбәр итте, үсеш үзенчәлекләре булган яшьләргә комплекслы үзәктә ярдәм хезмәт төрләре турында сөйләде. Шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры очрашуда катнашучыларны инновацион социаль технологияләр белән таныштырды.
Чарада 10 ата-ана катнашты.