ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

«Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында 11 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Критик кабул итү фильтрлары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада сигез бала катнашты.

25 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2020 елда ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын үтәү нәтиҗәләрен карау буенча утырышы булачак. Чара онлайн-режимда узачак.

2021 елның февралендә биш көнлек эш атнасында 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. 15 февральдән 20 февральгә кадәр эш атнасы алты көнгә кадәр арта.

13 февральдә Россия Федерациясенең 72 субъектында Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Россия чаңгы юллары» XXXIX ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды.

12 февральдә Әлмәт шәһәрендә психологларның муниципаль советын булдыру мәсьәләсе буенча чара узды. Чарада ата-аналар, мәктәп һәм кайбер белгечләр белән уртак гамәлләр турында сөйләштеләр. Эшнең максаты балалар һәм яшүсмерләрнең деструктив үз-үзләрен тотышын профилактикалау буенча белгечләрнең эшчәнлеген оештыруның юлларын, методларын һәм алымнарын билгеләү иде.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова компьютер классында «Үз мәгълүматларыңны Интернетта ничек сакларга» дигән уен-викторина үткәрде.

Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында массаж кабинеты эшли. Массаж хезмәтен шәфкать туташы З. Р. Галимова күрсәтә.


12
февраль, 2021 ел
җомга

2022 елда Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Бу зур вакыйга алдыннан Татарстанда әзерлек чаралары уза.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Питрәч районы медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International