Баулыдагы «Мин булдырам» тернәкләндерү үзәге мөхтәрәм кунаклар кабул итте

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Баулыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча «Мин булдырам» автоном коммерциячел булмаган оешмасында булып кайтты. Чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Учреждениедә хәрәкәт функциясе бозылган кешеләрне комплекслы тернәкләндерү үткәрелә. Терапия тормыш өчен мөһим булган функцияләрне яңадан торгызуны, шулай ук психологик-мотивацион ярдәмне үз эченә ала.

Үзәкне беренче төркем инвалид Марат Ильясов җитәкли. Ундүрт ел элек ул куркыныч авариягә эләккән һәм, нәтиҗәдә, тулысынча параличланган. Әмма даими физик һәм психологик-эмоциональ күнегүләр нәтиҗәсендә Марат аякка баса. Алга таба ул сәламәтлекләре буенча чикләнгән кешеләр өчен авторлык методикасын һәм тернәкләндерү программасын эшли. 2019 елда Марат Ильясов «Мин булдырам» үзәген ачып җибәрә. Бинаны капиталь ремонтлау өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә.

Ел саен тренажер залларында 300ләп кеше шөгыльләнә. Барлык хезмәтләр дә түләүсез күрсәтелә. Үзәктә шулай ук илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен видеоэлемтә буенча онлайн-тренировкалар да үткәрелә.

«Мин булдырам» үзәге көче белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус ярышлар оештырыла. 2020 елның декабреннән инде 4 ярыш үткәрелгән, аларда Татарстан һәм Башкортстаннан 250 кеше катнашкан.

Фото чыганагы: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International